Кытай чәй куагы – үз чәегезне үстерегез!

рәсем Яхшы бакчачы инде кыш ахырында ук киләчәк сезонда нәрсәләр үстерәчәген һәм үрчетәчәген уйлап куя. Һәр ел шул ук помидор, борыч һәм кыяр үстерү туйдырдымы? Яңалык телисезме? Бераз экзотика? Ә менә бу елны үз чәегезне үстерүгә ни дисез?

рәсем Чәй ыруына (Camellia), якынча 50 төр мәңге яшел тропик һәм субтропик куаклар һәм тәбәнәк агачлар керә, алардан иң яхшы танылганы – чәй куагы (Camellia sinensis). Бу бик иске үсемлек, чыгышы белән ул көньяк һәм көньяк-көнчыгыш Кытай белән күршедәге Һиндстан, Бирма, Вьетнам һәм Лаостан килә. Шул җирләрдә ул инде меңъеллыклар буена үстерелә. Хәзерге вакытта ул дөньяның барлык тропикларында да үстерелсә, иң танылган чәй ясаучылар барыбер Кытай, Һиндстан, Шри-Ланка һәм Япония.

рәсем

Чәй куагының орлыклары

Үз чәйне үстерү безнең шартларда да кыен түгел. Нигез булып орлыкларның яңа булуы тора, чөнки чәй орлыклары үсүчәнлекне тиз югалталар. Шарсыман орлыларны утыртудан 2–3 көн алдан чылатып куярга кирәк. Аннары аларны һавалы туфракка утыртыгыз. 20–25 С° җылылкта алар 2–4 атнада тишелеп чыгалар. Кояшлы җирдә яшь үсемлекләр бик тиз үсәләр һәм инде ярты елдан соң яфракларын әз-әзләп чеметә башларга була. Дөрес чеметеп сез күп ботаклы куакны формалаштырасыз һәм үзегезнең чәйне ясар өчен чимал әзерлисез.

Җәй көне чәй куагын тышта – бакча яки балконда – үстерергә уңайлы. Эссе җәй белән вакытлы һәм кирәге хәтле су сибү – чәйнең туган ягындагы шартларга иң якын. Үз бакчада үстерелгән чәйнең сыйфаты тропиктагыдан ким булса да, аны үстерү сезгә күп шатлык китерер, ә тырышсагыз, ул зур ак чәчәкләр белән атар. Ул мәңге яшел булуы өчен, аңа кыш көне бездә яктылык җитми, шуңа күрә ул шиңеп яфракларын коя башлый, әмма яз килү белән бик тиз яңара, һәм сез тагын үз чәегезне җыя алырсыз.

Printed from http://www.botanix.kpr.eu/tt/print.php?t=1