Ботаникс – үсемлекләр һәм бакчачылык турында журнал

татар версиясе

Гаҗәеп Вельвичия (Welwitschia mirabilis) – тере казылманы үстерегез

рәсем Гаҗәеп Вельвичия (Welwitschia mirabilis) – ул бик борынгы үсемлек, хәзерге вакытта бары тик Атлантик океан буйларында, Намибия һәм Анголаның көньягындагы кечкенә территориядә үсә. Агач булып күренмәсә дә, ул агач. Үсемлек бер тамыр-бүрәнәдән һәм ике гел үсә торган яфрактан тора. Яфраклары ике зур уралган 2–4 метр озынлыктагы ленталарны хәтерләтә, шуңа күрә вельвичия чүп оясын хәтерләтә. Яфраклары бер туктамый үсә һәм очлары кибеп мунчалага әйләнә.

рәсем Шуңа күрә вельвичия гомере буена (хәтта җимеш өлгергән вакытта да) үсеп чыга торган үсемлек стадиясендә була, бу үсемлекләр дөньясында чыгарылма булып тора. Вельвичия ике өйле үсемлек, шуңа күрә орлык барлыкка килер өчен ике үсемлек кирәк – ата һәм ана. «Чәчәкләр» күркәләрдә урнаша (ылыслылар һәм саговниклардагы сыман), күркәләр исә яфрак эчләреннән чыккан сыман күренә. Ана күркәләр өлгергәч таркалалар һәм күп санлы җил белән таратыла торган җиңел орлыклар барлыкка китерәләр. Филогенетика буенча вельвичия бик борынгы үсемлек группасына – гнетлыларга (Gnetopha) керә, алар ылыслыларның тугандашлары булалар. Гнетлыларга өч ыру керә: гнетум (Gnetum) – лианасыман зур яфраклы үсемлекләр, эфедра (Ephedra) – куаклар һәм ялгыз вельвичия.

Вельвичия аны 1860 елда ачкан Словения ботанигы Фридрих Вельвич (Friedrich Welwitsch) исемен йөртә. Ул Намибиянең дәүләт гербында да тасвирланган.

рәсем Чүлнең экстремаль шартларына ул бик яхшы күнеккән. Явым-төшемгә гел кирәге юк, океаннан килә торган томаннар да җитә. Аны үстергәндә моны истә тотарга кирәк. Уңышсызлыкның төп сәбәбе – артык су сибү һәм үсемлекнең черүе. Шуңа күрә орлыкларны гравийлы һәм комлы (2–5 мм зурлыктагы күзәнәкле) туфракка утыртырга кирәк. Бу артык дымны тотмый торган туфрак. Суны бик әкрен сибәргә, ә ин яхшысы – бөркергә кирәк. Орлыклар чылатканнан соң бер атнада тишелеп чыгалар. Үсемлекне көньяк тәрәзә төбендә үстереп була. Үстергәндә күп сабырлык кирәк, чөнки ул бик озак үсә, ул чын динозавр. Аңа кирәкле кадәр коры һәм якты җирдә тотсагыз, ул сездән күп күбрәк яшәячәк. :-)

««« Узган мәкалә: Икмәк агачы (Artocarpus odoratissimus) Алдагы мәкалә: Үсемлекләрне орлыктан үстерү буенча инструкция »»»

Дүшәмбе 2.11.2009 12:32 | Бастыру | Экзотик үсемлекләр

КПР клубы турында

КПР – Үсемлек караучылар клубы Словакия
КПР үсемлек караучылар клубы – халыкара бакчачылар оешмасы. Күбрәк укырга...
Үсемлекләрне үрчетү һәм үстерү тәҗрибәсе белән бүлешегез. Моның турында мәкалә язып аны Ботаникс журналында туган телегездә языгыз! Күбрәк мәгълүмат алыр өчен безнең белән элемтәгә керегез.