Ботаникс – үсемлекләр һәм бакчачылык турында журнал

татар версиясе

Без авокадо үстерәбез

Авокадо (ботаник исеме – Persea americana) ул 6–20 метр биеклектәге тропик агач. Табигатьтә Мексикадан Бразилиягә хәтле үсә. Хәзерге вакытта бөтен тропик һәм субтропик зонада үстерелә.

Яфраклары очлы эллипс формасында, тирегә охшаган, ялтырыйлар, төсләре өстән ачык яки куе яшел төстә, астан соры төстә. Әфлисун яфрагын хәтерләтәләр.

100–300 чәчәкле төркемнәр белән чәчәк ата, аларның 0,1% генә серкәләнә. Моның төп сәбәбе шунда – чәчәк атуның беренче көнендә җимешелек кына өлгерә, ә серкәчләре әле өлгерми. Аннан соң чәчәк бер көнгә ябыла. Киләсе көнне чәчәк яңадан ачыла, серкәчләр өлгерә, ә менә җимешелек инде шиңгән була. Моннан тыш, өлгергән җимешлек һәм серкәле чәчәкләр көннен аерым вакытында ачылалар.

Җимеше – йомыркасыман яки грушасыман җиләк. Авокадо сортлары өч географик группага бүленәләр:

  1. Антилия группасы (тропик) аскы тропик яклардан чыккан (диңгез өстеннән 800 метр биеклектә). Мәсәлән, монда «Валдин», «Симмондс» и «Кара принц» (Waldin, Simmonds, Black Prince) сортлары керә. Алар суыктан куркалар. Җимеш массасы – 0,4–1,5 кг.
  2. Гватемала группасы (ярымтропик) таулы тропик яклардан чыккан (диңгез өстендә 800–2.800 метр биеклектә). Бу группага «Бемик» и «Гасс» (Bemik, Hass) сортлары керә. Кыска вакытлы 0 °Cка кадәр суыкларга чыдыйлар. Җимеш массасы – 0,5–1,5 кг.
  3. Мексика группасы (субтропик) Мексиканың субтропик якларыннан чыккан. Бу группага суыкларга иң чыдам сортлар керә (кыска вакытлы –4°Cка кадәр суыкларга чыдыйлар). Бу группа сортларын иң еш үстерәләр. Мәсәлән, бу группага «Готфрид» һәм «Пернод» (Gottfried, Pernod) сортлары керә. Җимешләре ваграк (250 граммга кадәр).

Хәзерге вакытта ике сортны кушып барлыкка килгән сортлар да бар (ешрак гватемала һәм мексика группаларын кушалар). Безнең өчен бары тик мексика группасы сортлары мөһим. Чәчәк атуы шундый катлаулы булганга күрә җимешләр барлыкка килмәс дип уйлыйбыз, әмма матур яфраклары аркасында бу интерьер өчен яхшы сорт. Орлыктан үстерелгән авокадо 6–8 елда чәчәк ата башлый. Авокадо өчен чәчелгән яктылык кирәк. Сез аны фатирда, офиста, теплицада үстерә аласыз. Җәй көне аны балконга яки бакчага чыгара аласыз.

Туфракка тәлапчан түгел. Гадаттә бакчачылыкта кулланылган җиңел, урта ачылыктагы туфрак ярый. Ел буена аңа уртача дымлыктагы туфрак кирәк. Сусызлыктан яфракларын коя ала. Вакыт-вакыт су чәчрәтү дә бик файдалы.

Авокадоны гадәттә орлык белән үрчетәләр. Чыбыкча белән бары тик кайбер сортларны гына үрчетеп була.

Орлыкларларны яртысына хәтле су белән чылатырга кирәк, киң ягы аска таба карарга тиеш. Аларны тишелеп чыга башлаганчы чылатырга кирәк. (Эчертмәс өчен, 3 айдан да күбрәк чылатырга ярамый. Өч айда үсә башламасалар, аларны болай гына утыртыгыз. Гадәттә утырткач орлыклар үсә башлыйлар.)

Орлыкларны 3/4 өлешкә киң ягы белән аска таба утыртыгыз. Минемчә, орлыкларны берәмләп зуррак савытка утырту уңышлырак. Утырткач, савытны пыяла кисәге белән каплагыз. Шундый рәвештә анда дым саклана, дым исә үсүне тизләтә. Артык су тиз генә агып чыксын өчен җиңел һәм һавалы туфрак сайлагыз. Орлыклар күгәрмәсен өчен пыяланы һәр көнне якынча 30 минутка күтәреп куегыз.

Орлыклар яхшы тишелеп чыксын өчен аларны көне буе җылыда тотарга кирәк. Идеаль температура: 25°Cтан артык. Беренче яфраклар чыккач, бүлмә температурасы да җитә.

Җылылыкны саклар өчен, үсемлек савытын җылы радиатор өстенә куегыз. Шуңа күрә орлыкларны утыртыр өчен иң яхшы вакыт – кыш.

Безнең шартларда авокадо тиз үсә. 1 метр биеклектәге ботаклы агач 2 елда үсеп чыга ала.

Авокадо җимешләрен безнең шартларда үстереп булмый. Әмма аларны бүген җинел генә кибеттә табып була. Кызганычка каршы, кибеттә сатып алган җимешләр орлыгыннан үсемлек үстереп булмый (аларны күп вакытта өлгереп бетмәгән килеш җыеп алалар).

Авокадо дөньяда иң туклыклы җимеш. Энергиясе – 100 граммга 840 кДж (чагыштыру өчен: банан 355, манго 215, папайя 180, помидор 90, кыяр бары тик 0,64). Эчендә 5–32% тирегә яхшы сыланган май бар. Шуңа күрә ул косметик матдәләрдә еш кулланыла. Химик составы буенча авокадо җимеш булмавына кармастан, аны бу группага кертәләр.

Гадәттә аны чи килеш кулланалар. Кисеп лимон суын яки башка тәмләткеч өстиләр һәм кашык белән ашыйлар. Киләсе номерда сез бер-ике авокадодан җиңел ашамлык рецептын таба аласыз.

««« Узган мәкалә: Annona cherimola Алдагы мәкалә: Икмәк агачы (Artocarpus odoratissimus) »»»

Чәршәмбе 14.10.2009 11:59 | Бастыру | Экзотик үсемлекләр

КПР клубы турында

КПР – Үсемлек караучылар клубы Словакия
КПР үсемлек караучылар клубы – халыкара бакчачылар оешмасы. Күбрәк укырга...
Үсемлекләрне үрчетү һәм үстерү тәҗрибәсе белән бүлешегез. Моның турында мәкалә язып аны Ботаникс журналында туган телегездә языгыз! Күбрәк мәгълүмат алыр өчен безнең белән элемтәгә керегез.