Ботаникс – үсемлекләр һәм бакчачылык турында журнал

татар версиясе

Annona cherimola

Соңгы вакытта Аурупага бик кызык тропик җимешләр алып киләләр. Шәхсән мин Annona cherimola җимешен сатып алып ашап карый алдым. Кибеттә ул бик сирәк күренсә дә, бераздан ул, бик тәмле булганга күрә, ешрак сатыла башлар, дип уйлыйм.

Annona cherimola агачының җимешләрен йөртәләр. Ул агач Анд тауларында диңгездән 1500 метр биеклектә Колумбиядән Перуга кадәр үсә. Ул астарак булган җирләрдә булган температураларга чыдам, шуңа күрә сез аны бик күп җылы дөнья почмакларында очрата аласыз, мәсәлән, Израильдә яки көньяк Испаниядә. Бу ыруга 120 төр керә.

Annona cherimola’ның кабыгы мат яшкелт-көрән төстә, будырлы. Аны тотсагыз, бармак эзләре калган сыман күренә. Кайбер кешегә бу гонт түбәне хәтерләтә. Пешеп җитмәгән каты җимешләрне йомшаганчы бүлмә җылылыгында бераз вакыт тота аласыз. Эче ачык көрән төстә, тәме банан белән ананасны хәтерләтә, аны гадәттә чи килеш ашыйлар. 10–20 кара орлыгы бар, алар бик агулы.

Орлыкларын утыртып өйдә яки җылы парникта үстерергә була. Тишелеп чыгу вакыты төрле булырга мөмкин, әмма барысы да 3 атнада чыга. Орлыкларның тишелеп чыгу температурасы якынча 27 °C булырга тиеш. Орлыклардан үсеп чыккан кечкенә агачлар алсу төстә булалар. Соңыннан төсләре куера һәм яшелгә үзгәрә. 10–15 сантиметр озынлыктагы яфраклар йомыркасыман форма алалар һәм йон белән капланалар, арткы якларында исә көпшәчекләр күренә. Кыш көне яфраклар коела. Сынылганда аларга аеруча бер ис хас. Яфраклар коелып төшкән урында яңа ботаклар үсә башлый. Аннон ыруындагы барлык төр үсемлекләргә күп яктылык кирәк, һәм иң мөһиме – дөрес кышлау, профессиональ булмаган бакчачылар арасында бу бәхәсле сорау. Мин аннонаны кыш буена 10–15 °Cлы бүлмәдә тотам. Кыш көне кайбер аерым үсемлекләрне бүлмә температурасында үстереп, кайсысы иртәрәк чәчәк атканын күзәтеп була.

Гадәттә аннона 3 – 5 нче елга чәчәк ата башлый. Чәчәк атканчы ул шингән сыман күренә, яфракларның зур өлеше коела. Ачык сары төстәге чәчәкләре коелган яфраклар урынында яки яшь яфраклар белән бергә аталар. Серкәләнү өчен 2 үсемлек кирәк, аларны кул белән да серкәләндерергә була. Җимешләре 5–7 айда өлгерә.

Агачның югары өлеше шиңә башласа, кайгырмагыз. Озак дәвам итмәгән корылык үсемлеккә зарар бирми, әмма аңа кыш көне дә су сибәргә кирәк.

Шулай ук сезгә башка аннона төрләре дә очрарга мөмкин:

Annona sqamosa – җимешләре нарат шишкаларына охшаган. Аларны шулай ук шикәрле алмалар дип атыйлар. Төсләре яшел яки яшкелт-сары.

Annona reticulata – үзенең канга охшаган төсе өчен аны «ишәк йөрәге» яки «үгез йөрәге» дип йөртәләр. Җимешләре каты һәм баллы.

Annona muricata – йомшак инәле, шулай ук гуанабана дип атала, иң зур (1,5 – 5 кг авырлыкта) һәм «иң тропик» җимешләргә ия. Жимешләре йомшак ярты сантиметрга хәтле инәләр белән аерылып тора. Алар яшел төстә. Яфракларыннан короссол чәе ясыйлар.

««« Узган мәкалә: Кытай чәй куагы – үз чәегезне үстерегез! Алдагы мәкалә: Без авокадо үстерәбез »»»

Сишәмбе 13.10.2009 11:57 | Бастыру | Экзотик үсемлекләр

КПР клубы турында

КПР – Үсемлек караучылар клубы Словакия
КПР үсемлек караучылар клубы – халыкара бакчачылар оешмасы. Күбрәк укырга...
Үсемлекләрне үрчетү һәм үстерү тәҗрибәсе белән бүлешегез. Моның турында мәкалә язып аны Ботаникс журналында туган телегездә языгыз! Күбрәк мәгълүмат алыр өчен безнең белән элемтәгә керегез.